Кар яуганны карап, уйланып торганыгыз бармы, дуслар?
Кар бөртекләре бер-берсенә ябышмыйча, салмак кына җиргә төшәләр.
Аннан гына укмашып, көрт барлыкка китерәләр. Без һәр кар бөртегенең матурлыгына сокланабыз. Алар бер-берсенә һич кенә дә охшамаганнар. Моны Америка галиме Вильсон Бентли исбат иткән. Ул 50 ел дәвамында 6 меңнән артык кар бөртеген фотога төшереп барган – араларында бер-берсенә охшашын тапмаган. Бу дөньяда бөек иҗат барлыгын күрсәтә. Бергәләп иҗат итик, аралашып, хәбәрләшеп яшик, дуслар. Шәхси күзәтү альбомында матур фотоларыгыз булса, безнең белән дә уртаклашырга онытмагыз!
Нет комментариев