Хәбәрләр

Сарманда чыршы утлары кабынды

Яңа ел бәйрәменә санаулы гына көннәр калып бара.

Һәркайда бәйрәм кәефе сизелә. Сармандагы үзәк Ял паркында да, аллы-гөлле утларын балкытып, Яңа ел чыршысы кабынды. Бу сарманлылар, аеруча кичләрен саф һавада үткәрергә яратучылар өчен менә дигән бүләк булды. Ә урамнарны, оешмаларны төрле төстәге гирляндалар бизи. Бәйрәм рухы безнең күңелләргә дә үтеп керсен, хөрмәтле райондашлар!
Зөлфия Шәрипова язмасы


Нет комментариев