САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сарманда батырларны искә алдылар

Бүген, 22 июньдә, илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.

Моннан нәкъ 84 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган...
Шул уңайдан бүген Сарманда «Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Район Үзәк ял паркында үткән чарага район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, волонтерлар, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз килделәр. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов сәламләделәр, дәһшәтле көннәрнең кабатланмавын теләделәр. Яу кырында ятып калганнар истәлегенә багышланган бер минут тынлыктан соң Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә мемориалларга чәчәкләр салынды, тәкыялар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев