САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда әтиле-уллы көч сынаштылар

Бүген район үзәк ял паркында ГТО нормативлары буенча «Әти көне» ярышларының муниципаль этабы үткәрелде.

Алар патриотик тәрбиягә дә юнәлдерелгәннәр иде. Районнан 6 гаилә турникта тартылуда, боҗрага баскетбол тубы кертүдә, озын скакалка аша сикерүдә, таяк һәм кыршау белән эстафеталарда, туп җыюда көч сынаштылар.
Өченче урынга Ленар һәм Риназ Харисовлар лаек булдылар. Икенче урында Илнар һәм Илдан Харисовлар урнаштылар, ә Айрат һәм Румил Нуртдиновлар җиңүгә ирештеләр (барысы да — Сарман авылы). Җиңүчеләрне һәм призерларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов, районның Әтиләр берлеге рәисе Рөстәм Фәрхиев бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев