САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Сарман” җырының авторы Усман Әлмиев апрель аенда туган

Районыбызның гимнына әверелгән “Сарман” җыры авторы – ТАССРның халык артисты, татар операсына нигез салган җырчы Усман Әлмиевның тууына 24 апрельдә 105 ел тулды.

Иҗатташ дусты Заһид Хәбибуллин белән бергәләп язылган җырны бүген яше дә, карты да яратып җырлый.
- “Сарман”ны мин күп мәртәбәләр җырладым. Радиодан да, концертларда да зур уңыш белән башкара идем. Җыр матур яңгырады, - дип язган автор “Еллар һәм җырлар” китабында.
“Сандугачлар гына кайда сайрый,
Сарман буйларында тирәктә...”
Әйдәгез, авторларга рәхмәт йөзеннән, күңелдән генә булса да, тагын бер кат искә төшерик бу җырны.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев