САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман урта мәктәбендә Дамир абый Гарифуллин белән очрашу узды

5 нче февраль көнне Сарман урта мәктәбендә якташыбыз, күпкырлы әдип, тарихчы, журналист, археограф, шәҗәрәче, балалар шагыйре Дамир абый Гарифуллин белән очрашу узды.

Дамир абый балаларны шигъриятнең тылсымлы дөньясы белән таныштырды, үзенең шигырьләрен укыды, балаларга киңәшләрен бирде. Очрашуга шагыйрь үзенең төрле елларда иҗат иткән китапларын алып килгән иде. Ул аларны мәктәп китапханәсенә бүләк итте. Очрашуга шулай ук Дамир абыйның хезмәттәшләре: Равил абый Гыймадиев, Рафис абый Уразаев һәм Мирсәетова Рәйхана апа да чакырулы иде. Алар үзләренең яшьлек хәтирәләрен яңарттылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Мәктәп музеена автографлары язылган китаплар да бүләк иттеләр.

Кичә бик матур итеп шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Әлеге очрашу, гомумән, матур, истә калырлык мизгелләргә бай булды. Укучылар Дамир абыйның иҗат чишмәсе саекмавын, тагын яңа әсәрләр белән куандырып торуын теләделәр. Ике сәгатькә сузылган ”Җирнең мәңге тынмас улы” дип аталган кичә бер сулышта узып китте. Кичә ахырында очрашуга килгән кунаклар бик матур эчтәлекле, әһәмияткә ия очрашу өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев