Сарман сәнгать мәктәбе барысыннан да өлгер
Хәбәрләр

Сарман сәнгать мәктәбе барысыннан да өлгер

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 1 апрельдән санитар икеайлык игълан ителгән иде.

Бу чорда һәркемгә – район оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә, күп катлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә үз әйләнә-тирәләрен чистартырга, җыештырырга тәкъдим ителә. Шулай ук әйләнә-тирәне матурлау, яшелләндерү, ягъни агачлар, чәчәкләр утырту хуплана. Сарман балалар сәнгать мәктәбе коллективы бу чакыруга беренчеләрдән булып кушылган иде. Ә бүген – изге Рамазан аеның беренче иртәсендә алар тагын бердәм булып үз территорияләрен җыештырырга чыктылар.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары


Нет комментариев