Сарман гармунчыларын Актанышта сынадылар
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, 8 июль көнне III Төбәкара Актаныш гармунчылары фестиваль- конкурсы кысаларында оештырылган «Авылларда гармун моңы» гармунчылар җыены булып узды.
Сарман районы данын Җәлил мәдәният сараеннан гармунчыларыбыз Нәвия Гатиятуллина, Булат Шәймәрданов, Мортыштамактан Галия Гәрәева якладылар. Әлеге чара Актанышның иң матур җирләренең берсе булган Чөгәнә авылының күл буенда, саф һавада, тәбигать кочагында гөрләп узды. Төрле төбәкләрдән килгән 200 ләп конкурсант катнашты. Мәртәбәле жюри әгъзалары Наил Сәгьдиев, Фән Вәлиәхмәтов, Илгиз Закиров, Инсаф Хәбибуллин, Мирзанур Фарукшиннарга гармунчыларга, катнашучыларга дөрес бәя бирү бик җиңелдән булмагандыр. Көндезге 11.00 сәгатьтә башланган бу чара кич белән котлаулар, бүләкләүләр белән тәмамланды. Төрле яшь категорияләре буенча урыннар билгеләнде. 45 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар арасында барган бәйгедә Җәлил мәдәният сарае хезмәткәре - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәвия Гатиятуллина "Иң оста уйнап җырлаучы" номинациясендә җиңү яулады. Без Нәвия ханымны бу җиңүе белән котлыйбыз. Район данын яклап чыгыш ясаган Нәвия Гатиятуллинага, Булат Шәймәрданов һәм Мортыштамактан Галия Гәрәевага киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев