Сарман балалары “Созвездие-Йолдызлык” финалына үттеләр
Хәбәрләр

Сарман балалары “Созвездие-Йолдызлык” финалына үттеләр

Ел саен үткәрелә торган Казанда “Созвездие-Йолдызлык” Ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара.

Быел ул өч истәлекле датага – үзенең 20, Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Казанга районыбыз данын якларга – җыр-биюгә, нәфис сүзгә, 80 оста балалар китте. Безнең балалар ярымфиналда уңышлы чыгыш ясап, иң осталары финалга үткәннәр. Болар – “Умырзая” бию төркеме, җыр номинациясендә Җәлилдән Айсылу Хәбибуллина, Данил Алькаев, Мортамактан Рәмилә Хөсәенова, “Конферанс” номинациясендә Сарманнан Әлфиназ Бәдертдинова һәм Җәлилдән Радель Хисамов. Аларга уңышлар телик!


Нет комментариев