“Сандугач” балалар бакчасында “Көзге муллык” дигән бәйрәм иртәсе узды
Хәбәрләр

“Сандугач” балалар бакчасында “Көзге муллык” дигән бәйрәм иртәсе узды

Элек-электән әби-бабаларыбыз көзне байлык-муллык фасылы дип атаган. Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгылардан килә. Әнә шул гореф-гадәтләре онытылмасын өчен, бездә “Сандугач” балалар бакчасының, зурлар төркеме “Көзге муллык” бәйрәм иртәсе уздырдык.

Балалар узләренең өйрәнгән шигырь, җырлар, биюләр башкардылар.Төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Җырлы-моңлы көзге бәйрәмгә килгән кунакларның күңеленә бик тә хуш килде.

“Сандугач” балалар бакчасының зурлар төркеме “Көзге муллык” дигән бәйрәм иртәсе уткәрде.

Тәрбияче: Алия Шәйхетдинова .

Автор фото:Алия Шәйхетдинова.


Нет комментариев