САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Рузилә энесен юксына

Рөстәм Ногманов – Сарман егете.

Һөнәр училищесында укып, пешекче белгечлеге алды ул. Кызлар төркемендә укып йөргән егетләрне яхшы хәтерлим әле мин. Күп сөйләшми торган, тыныч егет иде Рөстәм. Тормыш иткәндә, күп сынаулар, авырлыклар аша узарга туры килде аңа.
-2023 елның 27 октябрендә мин Казанга хастаханәгә улым янына барган идем. Мине автобуска кадәр озата килгәндә, Рөстәм үзенең хәрби операциягә китәсен әйтте. “Апа, мин килешү төзедем, иртәгә китәм”, - диде. Соңгы көненә кадәр аралашып тордык. 24 ноябрь көнне 13 секунд кына сөйләшә алдык. “Апа, без заданиегә китәбез, әгәр мин 1 атна хәбәргә чыкмасам, мине эзләтерсең”, - диде. Күңеле сизгәндер, күрәсең. Әниебезнең вафатыннан соң, үзенә урын таба алмый йөрде ул. Энем Казан-Экспода сак хезмәтендә эшләде. Ял иткән вакытларында үз шөгыле дә бар иде. Бәхетсезлекнең бер өлешедер инде бу, үз хәлләремне үзем генә беләм, - диде апасы Рузилә һәм күз яшьләренә ирек бирде.
Ногмановлар гаиләдә өч бала үсәләр. Сеңелләре Ландыш моннан 15 ел элек 8 март көнне юл һәлакәтендә һәлак була. 1 яшь тә 3 айлык кызы әнисез ятим кала. Аңа 17 яшь тулган инде. Апасы Рузилә тәрбияләп үстерә аны.
-Энемнең Сарман җиренә кайтып җирләнүенә сөенәм, читтә ятып калмады. Үземнең дә тырышлык булды инде. Кулы эш белә иде, нәрсәгә тотынса, шуны булдырды. Хатын-кыз эше, ир-атныкы, дип тормады. Үз гаебен танып, кирәк чакта дәшми дә кала белде. Минем ярдәмчем, ныклы терәгем иде, - диде тормыш сынауларына бирешми яшәүче Рузилә һәм уйларын шигырь юллары белән дәвам итте:
“Бүген төштә яу кырында йөрдем,
Суларга да куркып, җирдән атлап йөрергә дә.
Бүген төштә, энем, сине таптым,
“Кайтам, апа, дидең, туган якларга...”.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2024 елның 21 октябрендә дөнья күргән Указы нигезендә, махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз, үлгәннән соң, “Батырлык ордены” белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев