Россиялеләргә 8 мартта ни өчен өч көн ял булмавын аңлаттылар
2025 елда традицион рәвештә 8 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара хатын-кызлар көне шимбәгә туры килә.
Әмма моның белән бәйле өч көнлек ял көтелми, дип белдерде хезмәт хокукы буенча Headhunter эксперты Ольга Владимирова РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында, дип яза «Татар-информ» МА.
«Бәйрәм датасы ял көненә (шимбә) туры килүгә карамастан, быел Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан озын яллар булмаячак. Бу ял көне июньгә күчерелде», - диде Владимирова.
Ял көнен җомгага, 13 июньгә күчерү элегрәк Хөкүмәт карары белән расланган иде. Шуның нәтиҗәсендә россиялеләр Россия көнендә дүрт көн рәттән ял итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев