САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды

Бүген реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды.

  • Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, якташыбыз – Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, эчке эшләр органнары ветераннары, башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар.
    Артем Хохорин әлеге бинаның Федераль программа кысаларында реконструкцияләнүен һәм аңа 100 миллион сумнан артык акча бүленүен әйтте. Аны файдалануга тапшыруның эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәренә зур бүләк булуын билгеләп үтте.
    – Без хезмәт шартларын яхшырту буенча эшләрне ел саен дәвам итәчәкбез, - диде ул үз чыгышында. – Бу – гражданнарны кабул итү өчен шартлар да яхшыра, дигән сүз. Сезгә иң яңа, иң уңайлы шартлар тудырылды. Үз категориягездә эш күрсәткечләре буенча да лидерлар булырсыз дип ышанам.
    Ринат Тимерҗанов та бинада эш өчен уңайлы шартлар булдырылуын, техник җиһазланышның югары дәрәҗәдә икәнлеген билгеләп үтте.
    – Хезмәтегездә кыенлыклар әзрәк булсын. Кешеләр сезгә тулы ышаныч белән ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алырлык итеп эшләгез, - диде ул.
    Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин да биредә барлык шартлар тудырылуын әйтеп, бинаны реконструкцияләү программасына керткәннәре һәм ярдәмнәре өчен, республика һәм ил җитәкчеләре, министрлык адресына рәхмәт сүзләре ирештерде, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең үз вазифаларын намус белән үтәячәкләренә ышандырды.
    Бинаны реконструкцияләү эшләренә зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләре белән берочтан бүләкләр дә тапшырылды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге начальнигы Газинур Мортазинга бүлеккә  эш машинасы ачкычы, компьютер техникасы алу өчен сертификат, бинаның символик ачкычы тапшырылды. Һөнәри вазифаларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре хөрмәтенә куелган стелага чәчәкләр салганнан соң, кунаклар бина эченә үттеләр, андагы эш шартлары белән таныштылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев