Бу көннәрдә Җәлил бистәсендә республика һәм Рәсәйнең балалар биатлоны буенча җыеннар үтә.
Әлеге спорт төрен үстерүгә саллы өлешен керткән биатлон буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Анна Богалий-Титовец кичә, Җәлилгә барышлый, Сарманда да булды. Ул “Старт” спорт мәктәбенә керде, спорт белән шөгыльләнү шартлары белән танышты.
- Миңа биредә бик ошады. Чаңгы-роллер юлларыгыз бик яхшы эшләнгән. Мондагы спорт мөмкинлекләрен башкаларга да үрнәк итеп куярлык. Бик яхшы, булдырасыз, шул рухта дәвам итегез. Уңышлар телим сезгә, - диде ул, күргәннәреннән нәтиҗә ясап.
Җәлилдә спортчы җыенда катнашучы балалар белән очрашты.
Альбина Сабирова язмасы
Нет комментариев