Райондашларны акциягә кушылырга чакырабыз
Хәбәрләр

Райондашларны акциягә кушылырга чакырабыз

Россия Эчке эшләр министрлыгының күрсәтмәсе нигезендә 16-27 март көннәрендә “Үлем белән кайда сату итәләр – хәбәр ит” акциясенең I этабы үткәрелә.

Аның максаты - җәмәгатьчелекне наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәлеп итү, наркотик бәйлелектәге затларны ачыклау, аларга дәвалану һәм реабилитация мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтү.
Хөрмәтле райондашлар! Сез дә акциягә кушыла аласыз. Әйләнә-тирәдәгеләргә битараф калмагыз, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше турындагы фактларны түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итегез: 2-47-30; 2-49-02.


Нет комментариев