Районда өйрәнүләр үткәреләчәк
Хәбәрләр

Районда өйрәнүләр үткәреләчәк

16-18 апрель көннәрендә идарә органнары һәм Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системалары көчләре белән ведомствоара команда-штаб өйрәнүләре үткәрелә.

Аның максаты – язгы ташуны бәла-казаларсыз үткәрү, торак пунктларны, экономика һәм социаль инфраструктура объектларын янгыннардан саклау белән бәйле мәсьәләләрне карау. Өйрәнүләр вакытында район территориясендәге торак пунктларда хәбәр бирү системалары тикшереләчәк.

Зөлфия Шәрипова тексты.

Фото:https://pixabay.com


Нет комментариев