Район газетасына язылуның берничә юлы бар
Хәбәрләр

Район газетасына язылуның берничә юлы бар

Хөрмәтле райондашлар! Район газетасына 2019 елның беренче яртыеллыгына яздыру дәвам итә.

“Сарман”га аерым кешеләр өчен ярты елга язылу бәясе – 693сум. Оешмалар өчен ул 783 сум тәшкил итә. “Новый Сарман”га 399 сумга язылырга мөмкин. Альтернатив подписка да – гамәлдә. Аның өчен, редакциягә яки үзәк базар янындагы “Фотоэксклюзив” фотосалонына килеп язылырга кирәк, шуннан газетаны барып та аласы була. Бәясе – 350 сум (“Сарман”), 250 сум – “Новый Сарман”. Районнан читтә яшәүчеләр өчен электрон подписка уңайлы булачак. Андый язылуны почта аша алдыра алмаган туганнарыгызга, якыннарыгызга бүләк итә аласыз. Бәясе – 350 сум. Бу Сарманда, Җәлилдә һәм районыбызның авылларында яшәүчеләргә кагылмый.


Нет комментариев