Район башлыгы референдумда үз тавышын бирде
Референдумда район башлыгы Фәрит Хөснуллин да беренчеләрдән булып катнашты - Сарман урта мәктәбендә урнашкан 2530 нчы сайлау участогында Сарманыбыз киләчәге өчен тавыш бирде.
Район җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләр дә әлеге мөһим чарада зур активлык күрсәттеләр – сайлау участокларына иртәдән үк килә башладылар. Ә гомумән алганда, территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 9.00 сәгатькә район халкының 14,7 проценты сайлауларда үз тавышын бирергә өлгерде.
Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев