Бу җәйдә Әлмәт-Мөслим юлындагы Рантамак авылы янындагы күпердә төзекләндерү эшләре башланган иде.
Күпернең бер як юлы өр-яңадан яңартылды, ягъни иске асфальт алынып, яңа бетон юл салынды, җәяүлеләр йөри торган өлешендә дә ремонт эшләре алып барылып, култыксалар яңартылды. Бүгенге көндә күперне төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Нет комментариев