САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рангазар авылында яшәүче Мәсхүт Сафин үзе ясаган күлдә балык үрчетә

Шәһәрдә яшәп, балконда умарта асраган кеше хакында ишеткән юк иде әле. Нинди шартларда да яраткан эшеңне тормышка ашырырга, үзеңә шөгыль табарга була икән ләбаса. Бүгенге көндә Рангазар авылында төпләнеп яшәүче Сафиннар – әнә шундыйлардан.

Гаилә башлыгы Мәсхүт Шәрип улы аеруча үҗәт булып чыккан. Дөрес, тормыш иптәше Назыйма апаның да күңеленә якын шөгыльләре бар.
Ә иң гаҗәпләндергәне: Мәсхүт абый бакча башларыннан агучы елганы төзекләндереп, күл ясаган һәм анда балыклар үрчетә.

— Елганың суы кимегән, монда сазлык иде. Аны чистартып, бүәләдем, күллек ясадым. Хәзер тирәнлеге ике метрлап чамасы булды. Су җылынмаса, балык үрчетеп булмый, шуның өчен күлнең бер ягын сайрак иттем. Карп балыклары җибәрдем, аларны һәр көнне ашатып торам, — ди булдыклы хуҗа.

Бу җәйдә 6 килограммлы балыклар тотканнар. Мәсхүт абый аларны нык сыйлый: тарттырып — он, умарта личинкалары бирә. Балыклар сикерешеп уйнаганын күзәтүе аеруча матур, ди. Әле берничә сорт төнбоек алып кайтып утырткан. Алар матур булып җәелгәннәр, үрчегәннәр. Без барганда, аллы-аклы булып, шау чәчәккә күмелгәннәр иде. Күл өсте, яр буйлары әкият дөньясын хәтерләтә. Ял итәргә эскәмия дә бар анда. Күл тирәли үсеп утыручы таллар ял зонасына тагын да сихрилек, хозурлык өстиләр.

Мәсхүт абый хакындагы язманы тулырак «Сарман» газетасының 29 сентябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев