САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районның өч укучысы бердәм дәүләт имтиханнарын йөз баллга тапшырды

Район мәктәпләрендә, аграр көллияттә чыгарылыш кичәләре якынлаша.

Тугызынчы, унберенче сыйныфларны тәмамлаучы егетләр һәм кызлар, түземсезләнеп, төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен көтәләр.
Быел районда төп дәүләт имтиханнарын – 353, бердәм имтиханнарны 114 укучы тапшырган. Төгәл нәтиҗәләр бераз соңрак билгеле булачак. Алар белән риза булмыйча, балларын арттырырга теләүче «унберләр» июль башында бердәм дәүләт имтиханнарын яңадан тапшыра алалар. Әлеге даталар «Президент көннәре» дип аталалар.
Имтихан тапшыручылар арасында йөз балл җыючылар да очрый. Алар район мәгарифенең горурлыгы булып торалар. 25 июньгә булган мәгълүматлар буенча, быел Сарман районында бердәм дәүләт имтиханнарын максималь баллга өч укучы тапшырган. Алар саны артырга да мөмкин әле. Без укучыларның үзләре белән сөйләшеп алдык.
Гөлнур Салихова, Сарман урта мәктәбе:
– Рус теленнән 91 балл җыйдым, математиканың база дәрәҗәсен «бишле»гә бирдем. Мәҗбүри имтиханнардан тыш, химия һәм биология фәннәреннән дә сынаулар үттем. Соңгысыннан 85 балл җыюга ирешсәм, химиядән мөмкин булган иң күп – йөз балл җыя алдым. Еллыкта «дүртле»ләрем юк, шулай итеп, алтын медальгә өметләнәм.
Апаларым Илзидә һәм Гүзәлия тормышларын медицина белән бәйләделәр. Минем дә шул юл буенча китәсем килә. Гомумән, тормышымда медицина, биология һәм химия һәрчак зур роль уйнадылар. Әтием Илнур район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә бүлек начальнигы булып эшли, әнием Фәйрүзә туган авылыбыз Кәүҗияктә нәкъ шул фәннәр буенча белем бирә. Күрәсез, минем башка юнәлеш сайларга хокукым да юк (көлә – авт.).
Барлык имтиханнар да физик яктан да, рухи яктан да авыр булдылар. Йөз балл җыярмын, дип көттем анысы, ләкин тиз генә ышанып бетә алмадым. Бу минем өчен дә, якыннарым өчен дә бик куанычлы хәбәр булды.
Химиядән безгә Альмира Мирзасалихова белем бирде. Ул – бик яхшы укытучы, безне унынчы сыйныфтан ук имтиханга әзерли башлады, булган соруларыбызга һәрчак җавап тапты. Ә беренче химия укытучым, әлбәттә, әнием булды. Аңлашылмаган темалар буенча гел аңа мөрәҗәгать иттем.
Әти-әнием, апаларым, әбиләрем миңа бик зур терәк булдылар. Беркайчан да  ачуланмадылар, көчләреннән килгәннең барысын да эшләделәр. Барлык уңышларымда иң зур өлеш – әти-әниемдә, алар миңа ахырга кадәр ышандылар. Укытучыларым да яхшы иделәр, һәрчак ярдәм кулы суздылар. Хезмәтләре, биргән белемнәре өчен бик зур рәхмәт аларга. Сыйныфташларым, Аллаһка шөкер, яхшы һәм тырыш булдылар. Химия, биология бирүче кызларыбыз күп иде. Бер-беребездән белмәгәннәребезне сорадык, авыр чакларда бердәм булдык. Барыбыз да имтиханнарны уңышлы тапшырып чыктык. Теләгән уку йортларыбызга керергә насыйп булсын.
Алмаз Хөснетдинов, Сарман гимназиясе:
– Унберенче сыйныфны 2 «дүртле» билгесе белән тәмамладым. Имтиханнарны да уңышлы гына тапшырдым. Рус теленнән – 89, математиканың профиль дәрәҗәсеннән 92 балл җыйдым. Өстәмә фән буларак, физиканы сайлаган идем. Аның нәтиҗәләре үземне дә шаккатырды – йөз балл җыючылар исемлегенә керүемә бик шатландым.
Иң элек информатика буенча имтихан бирергә теләдем Аны күп сыйныфташларым сайлады. Ләкин информатика миңа бик авыр тоелды. Физика – дөнья белән бәйле бик кызыклы фән. Күпне өйрәнгән саен, яңа әйберләр беләсең. Интернетта физика турында, «бик авыр», дияләр. Бу миңа аны уңышлы тапшырырга өстәмә этәргеч булды. 
Нык авыр биремнәргә дә әзер булып бардым. Имтиханнан чыкканда, 90 баллдан артык җыячагымны белә идем инде. Аны тапшыру, әзерләнүгә караганда, җиңелрәк тоелды. Барлык белгән кешеләр дә котлап чыктылар.
Физикадан мине укытучым Фәйрүзә Сабитова әзерләде. Ул аңлашылмаган әйберләрне дә гади тел белән аңлата белә, үз фәнен бик ярата. Кайчан гына янына керсәң дә, ярдәм итәргә вакыт тапты. Физикага мәхәббәт тә укытучыбыздан күчте. Ул авыр фәнне дә җиңел кабул итәргә өйрәтте. 
Күбрәк физика белән бәйле уку йортына керергә ниятлим. Казанга барырга уйладым. Алдагы тормышта кирәклерәк һөнәр сайлыйсым килә.
Алсу Хәлиуллина, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче санлы урта мәктәбе:
– Рус теленнән 69 балл җыйдым, математиканың база дәрәҗәсеннән «бишле» билгесе алдым. Инглиз теленнән дә нәтиҗәләр начар түгел – 79 балл. Рус әдәбиятын йөз баллга тапшырдым. Еллыкка биш «дүртле» чыкты.
Миңа электән үк телләр өйрәнү ошый иде, кечкенәдән күп укыдым. Кызыксынуларымнан чыгып, Казан федераль университетының филология факультетына укырга керергә карар кылдым.
Имтиханнар җиңел булдылар, димәс идем. Аеруча – рус әдәбиятыннан. Аңа әзерләнү генә дә күп вакытны ала. Нәтиҗәләрне чыгарасы көнне бик дулкынландым. Баллар мин теләгәнчә югары булмас сыман тоелды. Күргәч, башта ышанмадым, әти-әниемне дә чакырдым. Алар миннән дә ныграк шатландылар.
Тугызынчы сыйныфка кадәр рус әдәбиятыннан безне Эльвира Вәлиева укытты. Ул әлеге өлкәдә минем белемнәремне үстерде. Ә имтиханга мине Сиринә Гайфуллина әзерләде. Ул да – бик яхшы укытучы. Аның кул астында ике ел гына укысам да, бу вакыт эчендә ул миңа бик нык ярдәм итте. Әйе, тәнкыйтьсез дә булмады, тик ул мине имтиханга тагын да яхшырак әзерләнергә этәрде.

Илназ Сираев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев