САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районга ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килде

Бүген республиканың Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров районга эшлекле сәфәр кылды.

Ул иң элек Янурыс авыл җирлегендәге авыл белән Азалак арасындагы болынлыкка утыртылган  корычагач үсентеләре үсешен карады. Аннан район Советының кече утырышлар залында урманчылар, район җитәкчелеге катнашында киңәшмә уздырды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Равил Әфраим улына, Украинада махсус операциядә катнашучы ир-егетләрнең гаиләләренә күрсәткән ярдәме өчен, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды. Аннан районыбыз кунагы экологик юнәлештә эшчәнлек алып баручы Ләшәү Тамак урта мәктәбенә барды. Анда мәктәп бакчасын, булачак ял паркы урынында утыртылган үсентеләрне карады, мәктәп белән танышты, музеенда булды.
Бу хакта тулырак “Сарман” газетасының алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев