САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашыбыз Сарман турындагы җырны зурлаган

.

Сарман җыры, халык җыры син,
Кем күңелендә кайчан тугансың?
Кемнәр җырлап сине, беренче
Кайгы-шатлыкларын юган соң?
Еллар аша халкым җырлары,
Моңнар булып, безгә кайталар,
Басу-болыннарың Зәңгәр тау итәгендә җәелеп яталар.
18 нче гасыр бу җиргә
Сарман Бикчуринны китергән,
Җырлы-моңлы шушы төбәккә
Ул үзенең исемен биргән.
Сарманлылар сөргән-чәчкәннәр,
Гүрнәчәдәй йортлар салганнар.
Үрчеткәннәр терлек-туарын,
Зәңгәр таудан бакыр алганнар.
Екатерина үткән күперләр
Сакланалар әле бу якта.
Екатерина исеме күпернең
Сөйли сыман безгә шул хакта.
Көмеш сулы елга-чишмәләр
Озатканнар патшабикәне.
Болын-кырлар сөйләп биргәндер
Сарманлылар уңган икәнне.
Сарман урманының имәне,
Наратлары шаулап үскәннәр.
Петр I нчегә флотын
Төзер өчен шуннан кискәннәр.
Озак тормый, Пугачев явы
Бу якларда киткән кабынып.
Сарманымның изге җиренә
Ниләр генә узмый кагылып.
Унҗидедә - гражданнар сугышы
Колчагына каршы барылган,
41дә Бөек Ватан сугышы
Зәңгәр тауга килеп кагылган.
Меңәрләгән батыр уллары
Ятып калган аның сугышта.
Җәлилчеләр белән Зиннәт тә
Җырлап үлгән соңгы сулышта.
Авыр сынауларны үткәнгә,
Сарман ягы - җырлы-моңлы як.
Күпме язучысы-шагыйре,
Җырчыларын гына санап бак.
Зөһрәләре, Илһам, Гөлдания
Сарман күген нурлап яналар,
Зәңгәр тауның итәгендә җырлап
Үсеп килә әнә яңалар.
Сарман бүген җырлап иген игә,
Ул җирләрдә нефть табыла.
Кемдер язган моңлы
Сарман җыры
Бөтен илләр буйлап агыла.
Гафифә Гаффарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев