САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда Укытучылар көне үткәрелде

Бүген район мәдәният йортында Халыкара укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Иң элек бәйрәмдә катнашкан мөгаллимнәрне, ветераннарны видеорежимда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур һадиуллин тәбрикләде. Аннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин район педагогларына изге теләкләрен җиткерде, алдынгыларга район Советының Почет грамотасын тапшырды. Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова да бәйрәм сәламен җиткерде һәм бүлекнең Мактау кәгазьләрен тапшырды. Мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Илдар Һадиев, барлык педагогларга матур теләкләрен җиткереп, чарада катнашкан ветераннарга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
Казаннан килгән кунаклар – якташ җырчыларыбыз – Сарайлы авылы кызы Алина Прокофьева белән Мөслим егете Азат Кәримов һәм аларның иҗатташ дуслары күңелле бәйрәм программасы алып килгәннәр иде. Алар үзләре белем һәм тәрбия биргән мөгаллимнәрен тәбрикләделәр, барлык мәгариф хезмәткәрләренә иң матур җырларын бүләк иттеләр, Сарманны зурладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев