Районда «Куркынычсызлык каешы» чарасы кысаларында 192 машина йөртүчегә беркетмә төзелгән
Исегездә булса, 11 июльдән 10 августка кадәр Татарстан Республикасында «Куркынычсызлык каешы» дип исемләнгән профилактик чара оештырылды. Аның кысаларында район ЮХИДИ бүлекчәсендә хезмәт куючы инспекторлар көн саен рейдларга чыктылар.
Чараның төп максаты булып, юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә кагыйдә бозуларны кисәтү һәм тыю булды. Айлык дәвамында район юлларының теләсә кайсы ноктасында оештырылган рейдлар барышында 192 машина йөртүчегә куркынычсызлык каешын кулланмаган өчен административ беркетмә төзелгән. Аларга өстәп, әлеге вакыт аралыгында ике пассажир үз куркынычсызлыкларына карата ваемсызлык күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев