САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда «Автоледи-2024» бәйгесе җиңүчесе ачыкланды

Бүген Сарманда районның машина йөртүче хатын-кызлары арасында «Автоледи-2024» бәйгесе үткәрелде.

Ул ЮХИДИнең район бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе, ДОСААФның район бүлеге көчләре белән оештырылды. Катнашучылар ике төрле ярышларда көч сынаштылар — «Юл кагыйдәләре белгечләре» (В категорияле билет сораулары буенча) һәм «Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү».
Нәтиҗәдә бәйгенең җиңүчесе булып Гөлшат Нигъмәтуллина танылды. Лилия Мусина — икенче, Эльвира Андриянова өченче урыннарга лаек булдылар (барысы да — Сарман авылыннан). Аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә булды. Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Шәмсиев, Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, ДОСААФның территориаль бүлеге җитәкчесе Илдус Мәүләвиев, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкаручы сәркатибе Айназ Сафина, «Алдынгылар Хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Кәлимуллина тәбрикләделәр, аларга грамоталар, чәчәкләр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев