САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районда Әфганчыларны зурладылар

Бүген, 15 февральдә, Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуының 36-еллыгын билгеләп үтәләр. Шул уңайдан район Үзәк ял паркында тантаналы чара оештырылды.

Анда катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, барысына да аяз күк йөзе, тынычлык теләде. Ул махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә зур өлеш кертүчеләрне билгеләп үтте, Әфган сугышы ветераннарына «Сугышчан батырлык өчен»  медальләре, истәлек бүләкләре тапшырды. Котлау сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ленар Һадиуллин да кушылды. Әфган сугышында һәлак һәм, аннан кайткач, тыныч тормышта вафат булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, мемориалга чәчәкләр куелды. Теләүчеләр Солдат боткасыннан авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев