Район халкы үзенең Интернетка мөнәсәбәтен белдерә
Хәзерге заман кешесенең тормышын Интернеттан башка күз алдына да китереп булмый.
Ә бит чагыштырмача күптән түгел генә кешелек дөньясы аннан башка да яшәде. Кайдан да булса мәгълүмат эзләү күпкә авыррак, ләкин шул ук вакытта кызыклырак процесс иде...
Бүген исә теләсә нинди мәгълүматны компьютер "тычкан"ына яки кәрәзле телефон экранына бер басуда табып була. Телефоннар төймәле булган чакта кешеләр Интернетка хәзерге сыман ук бәйләнмәгәннәр иде — компьютер артында артык озак утырып булмый бит, күзләр арый, арка сызлый башлый. Смартфоннар исә бу яктан чын "замана афәте«нә әверелделәр дияргә була.
Әлбәттә, аларның уңайлы яклары бик күп, моны кире кагып булмый. Тик, безнеңчә, Интернет кешеләрне бер-берсеннән ераклаштыра бара. Элегрәк яшьләр авыл клубына биергә, музыка коралларында уйнарга, өстәл уеннарында көч сынашырга, һич югында, сөйләшеп утырырга булса да чыгалар иде. Хәзер исә вәзгыять үзгәрде — бергә җыелышсалар да, егетләр һәм кызлар һәркайсы үз телефонында «казыналар». Моны бер дә күңелле күренеш дип булмый, чөнки, бер-берсе белән аралашмагач, яшьләрнең сөйләм теле ярлылана, алар чын тормыштагы танышулардан курка башлыйлар. Эмпатияне (гади тел белән әйткәндә, башка кешенең хәленә керә белү — ред.) югалту турында әйтеп тә торасы түгел...
Хәер, яшьләргә генә кагылмый, мондый хәл өлкәннәр арасында да популярлаша башлады! Әтисе, әнисе, әбисе, баласы — барысы да "телефон кортлары«на әйләнеп беттеләр. Үзебез турында да, Интернеттан башка яши алабыз, дип әйтә алмыйбыз, чөнки көн дәвамында социаль челтәрләрне кат-кат тикшереп торабыз. Эшебез дә шуның белән бәйле бит, мәгълүмат казанында кайныйбыз.
Башка райондашларыбыз да Интернет белән шулай интегеләрме икән? Бу турыда без аларның үзләреннән сораштык.
Рамил, Сарман авылы, 60 яшь:
— Берничә ел элек Интернет белән кызыксынып алдым. Дөрес, балалардан компьютерны кабызып, кирәкле сайтларны ачып бирүләрен сорый идем. Хәзер Бөтендөнья челтәре белән кызыксынуым кимеде төсле. Эштән ватсапка ялгануны таләп итсәләр дә, төймәле телефонымны алыштырмадым. Интернетсыз да яшәргә була икән!
Алия, Илексаз авылы, 41 яшь:
— Кайвакыт Интернеттан үзем дә туя башлыйм. Яңа ел ялларында бу аеруча сизелде. Эш күп булмагач, көне-төне, телевизор карау белән параллель рәвештә, телефон актарып утырдым. Тормыш иптәшем: «Юләрләнә башладың инде шул социаль челтәрләрең белән!» — дип, тиргәп тә алды хәтта. Эшкә чыгуыма ничек сөенгәнемне белсәгез — анда Интернетка керергә бик вакыт калмый бит!
Камил, Җәлил поселогы, 28 яшь:
— Кызганычка каршы, телимме-теләмимме, мин шактый вакытымны Интернетта үткәрергә мәҗбүрмен. Минем эшем шуның белән бәйле. Хәзер ул «һөнәри авыруга» да әйләнде инде. Эш белән утырганда, кайчак үзем яраткан сайтларны ничек ачканымны сизми дә калам. Кинәт кенә Интернеттан мәхрүм итсәләр, үзем белән нәрсә булачагын күз алдына да китерә алмыйм...
Сүз уңаеннан
Гыйнвар аеның соңгы якшәмбесендә — 28е Халыкара ИнтернетСЫЗ көн билгеләп үтелә. Аның төп максаты — кешеләрне бер генә көнгә булса да компьютерлардан һәм глобаль челтәрдән тулысынча ял иттерергә. Алар бу көнне бер-берсе белән бары тик чынбарлыкта гына аралашырга, аны Интернет белән бәйле булмаган яраткан шөгыльләренә багышларга тиешләр. Кушылабызмы, дуслар?
Рәсем – ru.freepik.com сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев