САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы машинасыз яши аламы?

Юлларда машиналар саны көннән-көн диярлек артып бара.

Бер гаиләдә икешәр, хәтта өчешәр автомобиль булуы да гадәти күренешкә әйләнде. Кайберәүләр «тимер ат»тан башка тормышларын күз алдына да китерә алмыйлар... 
Ә бит моннан ун-унике еллап элек кенә хәлләр башкачарак иде. Хәзер исә районыбыз үзәге кебек зур булмаган торак пунктларда да хәрәкәт шәһәрдәгене хәтерләтә. Әйе, Сарманда «бөке»ләр хасил булганы юк, тик җаваплы хезмәткәрләрнең берничә җирдә светофор урнаштырулары, ясалма тигезсезлекләрнең саны артуы күп нәрсә турында искәртәләр, әйтик, – юл хәрәкәте куркынычсызлыгына тагын да җаваплырак карарга кирәк. 
Ә, гомумән алганда, хәзерге дөньяда автомобильсез яшәп буламы соң? Кибеттән товарларны да китертеп кенә дә була бит, тормыш эшчәнлеге белән бәйле хезмәтләр дә чакыру белән килергә әзер торалар. Дөрес, әлеге өлкәдә эшләүчеләргә машиналы булу бик мөһим. Ләкин безнең барыбызга да ул шулкадәр кирәкме? Бу сорауга җавапның уңай яки тискәре булуын бүген тикшереп була – 22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильсез көн билгеләп үтелә. Бу көнне, дүрт тәгәрмәчле транспорттан баш тартып, җәяү яки велосипедта йөрергә киңәш ителә. 
Ничек уйлыйсыз, дуслар, бер генә көн булса да машинадан башка тору авырмы? Бу уңайдан район халкының фикерен беләсегез килсә, район газетасының 20 сентябрь санын укыгыз. 
pixabay.com сайтыннан рәсем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев