САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы иң әһәмиятле вакыйганы сайлады

Дуслар! Күптән түгел без «Узган елда районда булган вакыйгаларның кайсысы иң зур әһәмияткә ия?» дип исемләнгән сораштыру оештырган идек.

Анда катнашучылар бик күп булмасалар да, билгеле бер нәтиҗә ясау мөмкинлеге бар. Сораштыруда катнашучыларның яртысы 2023 елда районда иң зур әһәмияткә ия вакыйга дип Сарманда күпфатирлы йортның эксплуатациягә тапшырылуын саныйлар.

Сарман үзәк район хастаханәсе территориясендә төзелгән 24 фатирлы йорт үзенең яңа хуҗаларына ишекләрен февраль аенда ачкан иде. Хәзерге көндә дәүләт программасы нигезендә төзелгән йортта табиблар, күпбалалы гаиләләр, ятим балалар яшиләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев