САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы Яңа елны каршыларга әзерләнә

Ничә генә яшьтә булуына карамастан, һәрбер кеше Яңа елдан нәрсәдер өмет итә: берәүләр матди яктан баерга уйласа, кемнәрдер яңа эш табарга, мәхәббәтен очратырга өметләнә. Иң мөһиме — елны лаеклы рәвештә каршыларга кирәк.

Райондашларыбыз 2024 елны кайда каршылаячаклар? Үзләреннән шул хакта белештек. 
Инсаф Дәүләтов, 19 яшь, Яңа Имән авылы:

— Яңа елны быел авылда әти-әниләр, туганнар белән үткәрергә ниятлим. Иртәнгә кадәр йокламаска инде (көлә — авт.). 31 декабрьдә берничә тапкыр кунакта, дусларда булганым бар. Аны кайда һәм ничек каршылау турында артык уйланганым булмады — миңа ничек тә ошый, бу бәйрәмне көтеп алам.

Мин Сарман аграр көллиятендә дүртенче курста «Техник-механик» белгечлегенә укыйм. Шуңа күрә, иң зур теләгем — уңышлы гына диплом алып чыгарга.

Алисә Фазылова, 33 яшь, Сарман авылы:

— Мин Сарман урта мәктәбендә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе булып эшлим. Яңа елны өйдә тормыш иптәшем Айрат һәм улым Адель белән өчәү генә үткәрәчәкбез. Элегрәк бу бәйрәмне әти-әниләрдә яки дусларым белән дә үткәргәнем бар иде. Яңа ел бәйрәме миңа бик ошый, минем өчен ул — үзенә күрә бер могҗиза. Киләсе елга иң зур теләгем — әти-әниләр, әби-бабайлар, балалар, якыннар һәм дуслар сау-сәламәт булсыннар.

Илсур Ильясов, 54 яшь, Сарайлы авылы:

— Быел миңа Яңа елны эш урынында каршыларга туры киләчәк. Сарманның 131 нче янгын частендә машина йөртүче вазифасын башкарам, шуңа 1 гыйнварда сменам туры килә. Без мондыйга күнеккән инде, гадәттә төшке аш вакытында бәйрәм табыны оештырабыз. Әлбәттә, эштә мин берүзем генә түгел, 8-9 хезмәттәшем дә булачак. Янгын частендә эшләүчеләр өчен бәйрәм бераз соңрак, кышкы каникуллар узгач була. Бәйрәмнәрнең имин, хәвеф-хәтәрсез үтүен телим.

Илнара Гарифуллина, 42 яшь, Дүсем авылы:

— 2024 елны гаиләм белән каршылаячакмын. Үзебез генә дә без тулы бер өй булабыз. Ел саен без, шулай җыелышып, иске елны озатабыз. Гадәттәгечә, гаиләсе белән апам Гөлнара да киләчәк. Беренче чиратта, безнең өчен Яңа ел — туганнар очрашуы, күңелле күрешүләр, хәл-белешүләр. Әлбәттә, балалар аны зарыгып көтеп алалар, бүләкләргә өмет итәләр.

Ришат Гыйльфанов, 16 яшь, Җәлил поселогы:

— Мин Сарман аграр көллиятендә «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» төркемендә белем алам. Аждаһа елын әнием белән бергәләп үткәрәчәкмен — аңа да күңеллерәк булыр. Дөрес, 2023 елның соңгы көнендә ул кичке җидегә кадәр эштә булачак. Кечкенәрәк чакта мин бу бәйрәмне түземсезләнеп көтә идем, хәзер бераз тынычландым. Нишләптер, аңа хас могҗизалылык һәм күңеллелек югалды... Бәлки, монысында аларга урын табылыр? Иң мөһиме, исән-сау булыйк, тынычлыкта яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев