Файдалы да, күңелле дә каникуллар! Укучыларның җәйге каникуллары дәвам итә.
Балаларның ялларын кызыклы һәм эчтәлекле итеп үткәрергә мәктәп яны лагерьлары ярдәмгә килә. Бүген, 14 июньдә, Ә.Залаков исемендәге ял паркында район балалары өчен «Күңелле каникуллар» дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды. Балалар төрле спорт уеннарында катныштылар, рәхәтләнеп биеделәр, командаларга бүленеп, уйнадылар. Җиңүче командага бүләкләр тапшырылды.
.jpeg)
Нет комментариев