Ат ярышларына халкыбыз борынгыдан ук зур әһәмият биргән.
Ул хәзерге көннәрдә дә үзенә бик күп тамашачыны җәлеп итә. Район Сабан туена чабышкылар, юртаклар да үзебезнең районнан гына түгел, күрше-тирәләрдән һәм чит төбәкләрдән дә килгәннәр иде. Ялларын җилдә җилфердәтеп чапкан атлар чабышы чын мәгънәсендә матур тамаша булды.
Токымлы чабышкылар арасында I урынга – Руслан Шириазданов хуҗалыгыннан (Азнакай) «Гастроль» кушаматлы ат (җайдагы – Руслан Шириазданов), II урынга – Федор Кондратьевның (Петровский Завод) «Ганбит» (җайдагы – Федор Кондратьев), III урынга Григорий Короновның (Зәй) «Лемон Гор» кушаматлы аты (җайдагы – Диләрә Алимова) лаек булды.
Җирле чабышкылар арасында I урында – Мансур Гыйздәтуллинның (Зәй) «Грааль» (җайдагы – Ансар Гыйздәтуллин), II урында – Рунар Габдрахмановның (Иске Минзәләбаш) «Малютка» (җайдагы – Ильяс Якупов), III урында – Таһир Мөхәммәтовның (Карашай Саклау) «Саке» (җайдагы – Сөләйман Латыйпов), IV урында – Григорий Короновның (Зәй) «Фугаско» (җайдагы – Алексей Лиханов) кушаматлы атлары.
Юртаклар ярышында беренче булып – Рамил Хафизовның (Кәүҗияк) «Грифон» кушаматлы аты (йөртүчесе – Флүр Хаҗиев), икенче булып – Артур Даниловның (Башкортостан) «Парафин Чис» (йөртүчесе – Андрей Котков), өченче булып Таһир Мөхәммәтовның (Карашай Саклау) «Боливия» (йөртүчесе – Таһир Мөхәммәтов) кушаматлы атлары килде.
Нет комментариев