Район делегациясе Казанда хәрби-патриотик чарада катнашты
Хәбәрләр

Район делегациясе Казанда хәрби-патриотик чарада катнашты

Бүген «Казан Экспо» үзәгендә Ватан сакчысы көненә багышланган чара үткәрелде.

Анда Татарстан районнарыннан 2,5 меңнән артык кеше катнашты. Болар - хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус операциядә катнашучылар hәм аларның гаиләләре, хәрби-патриотик тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт куючылар. Чарага район  делегациясе дә чакырулы иде. Тантанада катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде, изге теләкләрен җиткерде.


Нет комментариев