Район башлыгы Украинада якташларыбыз янында булды
Хәбәрләр

Район башлыгы Украинада якташларыбыз янында булды

-

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин бүгенге көндә Украинада махсус операциядә катнашучы райондаш ир-егетләребез янына барды. Хәлләрен белешеп, ул район халкы ярдәме белән әзерләнгән гуманитар ярдәмне тапшырды.

Якташыбыз — Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов җибәргән җылы өс һәм аяк киемнәре дә ил сагында торучы ир-егетләребезнең тәннәрен дә, күңелләрен дә җылытырлар.


Нет комментариев