Петровка Заводның балалар бакчасы танымаслык үзгәрде Авылның балалар бакчасына узган ел капиталь ремонт кергән иде.
Хәзер ул тулысынча диярлек яңартылган. Бүлмәләр якты, чиста, матур. Стеналары, идән-түшәм эшләнгән, ишек-тәрәзәләр заманчага алмаштырылганнар. Санузел, электр, су, җылылык системасын үзгәртеп корганнар. Ашханә дә яңача җиһазландырылган. Беренче каттан икенчегә күтәрелә торган баскыч та үзгәреш кичергән.
- Балалар да, әти-әниләр дә бик ошаттылар ремонтны. Үзебезгә дә матур җирдә эшләве бик рәхәт. Район, республика җитәкчелегенә, төзүчеләргә зур рәхмәт. Яңа урындык-өстәлләр алырга да ярдәм иткән иде алдагы елда район җитәкчелеге. Күргәзмә стендларны да яңарттык, - диде бакча мөдире Гүзәл Хәбибуллина.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укый аласыз.
Нет комментариев