Наилә апа котлауларны шатланып кабул итте
Бүген Зур Нөркәй авылында яшәүче Хәертдинова Наилә Нуретдин кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Апас районының Дәвеш авылында туып-үсә. Гомеренең күп өлешен Таҗикстанда яши. Сыер савучы булып эшли. Тормыш иптәше Рәфхәт абый белән ике ул һәм ике кыз үстерәләр. 1995 елда Зур Нөркәйгә күченеп кайталар. Рәфхәт абый 2010 елда вафат була.
Наилә апаны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярны зур юбилее белән шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, үзәкнең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Айгөл Хәйруллина, Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Әсхат Сабитов котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев