САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мортыштамакта әфганчыга хәтер тактасы урнаштырдылар

Бүген Мортыштамак авылында туып-үскән, хәрби бурычын Әфганистанда узган Сәгъдәтуллин Равил Галимҗан улы истәлегенә туган йортына хәтер тактасы куелды.

Утлы сугыштан исән-сау кайтып, ул гаилә кора, Яр Чаллы шәhәрендә яши hәм эшли. Быел яз көне ул, авырып, вафат була. Ә иртәгә аңа 60 яшь тулган булыр иде. Әфганчыны искә алу тантанасына аның гаиләсе, туганнары, хәрби дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары, мәктәп коллективы, яшьармиячеләр җыелдылар. Чарада катнашучыларны иң элек авыл җирлеге башлыгы Илдар Хадиуллин сәламләде, якыннарына сабырлык теләде. Әфганчыларның район бүлеге җитәкчесе Радис Якупов, башка хәрби дуслары да Равил Галимҗан улы хакындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар. Әфган hәм анда хезмәт иткән еллар кайтавазы булып, җырлар җырланды. Хәтер тактасын ачкач, хәрби хәрәкәтләр ветераны хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр, Сарманда үзәк ял паркындагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары истәлегенә куелган hәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев