Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин инициативасы белән мобилизацияләнгән егетләрнең туганнары белән очрашу оештырылды.
Өч автобуста “Казан Экспога” үзәгенә һәм танк полигонына алтмыштан артык кеше барып кайтты. Ир-егетләргә күчтәнәчләр, көндәлек кирәк-яраклар тапшырылды.
Очрашу мизгелләре бик дулкынландыргыч узды. Батырларыбызга исән-имин туган якларына җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез.
Нет комментариев