САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Матбугат үзәгендә узган ярминкә абунәчеләрне очраштырды

“Сарман” газетасын, матбугат үзәген популярлаштыру, аңа язылучыларны арттыру һәм райондашларыбызга бер-берсенә бүләкләр бирешүгә этәргеч ясау, үзара хезмәттәшлек булдыру максатларында, бүген Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә ярминкә үткәрелде.

“Сарман” газетасын редакциядән килеп алучылар өчен дә зур бәйрәм булды ул. Абунәчеләр, бер-берсе белән очрашып, аралаштылар, хәл-әхвәлләр белештеләр, бүләкләр алыштылар, өйдәгеләргә күчтәнәчләр алдылар. Шунда ук 2026 елның 1 яртыеллыгы өчен “Сарман”га язылып китүчеләр дә булды. 

Эксклюзив, оригиналь, зәвыклы, натураль, тәмле, татлы тәм-томнар, матур-матур кул эшләре яныннан халык өзелмәде. Бинага капиталь төзекләндерү үткәрелгәннән соң аны кереп күрмәгәннәр өчен дә ярминкә кызыклы булгандыр. 

Мондый күңелле очрашулар, ярминкәләр Сарман матбугат үзәгендә әле тагын булачак. Безнең хәбәрләрне, яңалыкларны күзәтеп барыгыз, хөрмәтле дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев