Марс Яруллин хәрби хезмәт хатирәләре белән уртаклаша
«Армия ул егетләрне көчле булырга, ныклыкка һәм, әлбәттә, тормышның кадерен белергә өйрәтә».
Марс Яруллинны моннан шактый еллар элек һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә күргән идем. Ике улы – Айрат һәм Марат белән спорт ярышларында катнашты, урыннар алдылар.
Ватан сакчысы көне уңаеннан аның белән тагын бер кат очрашырга туры килде. Аның кечкенәдән үк үз алдына максат куеп, үзен һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәргә әзерләвенә сокландым.
Үзбәкстанда тусам да, алты яшемнән Морбаш авылында Мәрфуга әбиемдә үстем. Кечкенәдән үк спортны яраттым, мәктәптә укыганда, күп төрле бәйгеләрдә катнаштым, йөгерү, биеклеккә, озынлыкка сикерүдә һәрвакыт беренче идем, ГТОның алтын билгесенә ия булдым. Кыскасы, спортның күп төрләре белән шөгыльләндем, дип сөйли ул.
1982 елның көзендә Марс армия сафларына алына. Ул вакытта да бөтен теләге һава десанты гаскәрләренә эләгү була. «Хыялланма да, эләгә алмыйсың, бик сирәкләрне генә алалар анда», – диләр иптәшләре. Ләкин балачак буе куйган тырышлыгы бушка булмый – Татарстан хәрби комиссариатында офицерлар аның физик әзерлегенә югары бәя бирәләр: «Готов к ВДВ!»
Хәрби хезмәтне Литвада Каунас шәһәрендә үтә ул. Самолет белән Татарстаннан 36 егет очалар.
Ул елларда әле һава десанты гаскәрләрендә «дедовщина» көчле иде. Йомшабрак торсаң, рәнҗетергә күп сорамыйлар. Үзеңнең ныклыгыңны беренче көннән үк күрсәтергә кирәк. Мин татар егетләре исеменә тап төшермәскә тырыштым, холкымның ныклыгын, үзсүзлелегемне, үҗәтлегемне раслый алдым, дип сөйли Марс.
1982-1983 еллар әфган сугышының иң кызган чорлары була. Бервакыт аларны самолетка утырталар да каядыр алып китәләр. «Әфганстанга төшсәк, куркып, югалып калмагыз, егетләр!» – ди инструктор. Ләкин күктә бер-ике сәгать очып, әйләнгәләп йөргәч, аларның самолеты кабат Литва ягына борыла. Ни сәбәпледер, егетләрне әфган җирендә калдырмыйлар.
Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең тагын бер җитди сынавы – 500 километрлы марш-бросок. Бу – солдатлардан ныклык, сабырлык таләп итә торган зур чара була. Соңыннан марш-бросок үтүләре турында аларның хәрби билетларына да язма кертәләр, печать сугалар. Беренче тапкыр парашюттан сикерү дә үзенә күрә бер сынау була.
Беренче тапкырында бераз куркыта. Тик солдат үзен курыкмаска әзерләргә тиеш. Инструкторлар парашютларны җентекләп тикшерәләр, инструкция үткәрәләр, син, бөтен кыюлыгыңны җыеп, зәңгәр киңлеккә сикерәсең. Бәхеткә каршы, мин хезмәт иткән частьтә бәхетсезлек очраклары булмады. Ә менә һава десанты гаскәрләрендә булган шундый вакыйга турында сөйләделәр. Бер парашют икенчесе өстенә менә, сүнә һәм беренчесенең парашютчысы икенче парашютка шуып төшә. Җиргә алар бер парашютта икесе бергә төшеп җитәләр, икесе дә исән кала, дип сөйли Марс.
Ул улларын да кечкенәдән үк спортны яратырга өйрәтә. Айрат та, Марат та берничә төрле спорт белән шөгыльләнәләр, район күләмендәге ярышларда, ел саен Сабантуйларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Айрат башта каратэ белән шөгыльләнә, соңыннан кул сугышларын, штанга күтәрергә өйрәнә, йөгерә, каратэ буенча Чабаксар шәһәрендә үткәрелгән бәйгедә җиңү яулый. Бүгенге көндә ул Чистай шәһәрендә яши. Спорт белән, элеккечә үк, актив шөгыльләнә. Ул да армия сафларында десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Ә Марат күбрәк пауэрлифтингны үз итә, башка төрләр буенча да җиңүләре шактый. Сарман гимназиясен алтын медальгә тәмамлап, бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә Казан федераль университетында укый, мәктәптә укыган еллардан ук чит телләр белән мавыга, инглиз теле буенча олимпиадаларда призлы урыннар ала. Университетта кытай телен үзләштерә, шәһәр заводларының берсендә кытай теленә тәрҗемәче булып эшли, Кытайда стажировкалар үтә.
Укуын тәмамлап, ул да һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтса, бик сөенер идем. Үземнең әлеге гаскәрләрдә хезмәт итүем белән чын күңелдән горурланам. Армия ул егетләрне мөстәкыйльлеккә, тормышның кадерен белергә өйрәтә. Махсус операция зонасындагы хәлләр белән танышып барам. Анда да бит хезмәт итүчеләрнең күпчелеге десантчылар. Алар да без хезмәт иткән елларда актуаль булган «Никто кроме нас» дигән девиз белән яшиләр. Ә без ветераннар бүгенге көндә дә бер-беребезне онытмыйбыз, аралашып, очрашып торабыз, кирәк чакта ярдәм кулын сузабыз. Ә махсус операциядәге егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез, ди Марс.
Һава десанты гаскәрләре ветераннары бүгенге көндә дә аралашып, бер-берсенең хәлен белешеп, ярдәм итешеп яшиләр. Бәйрәмнәре саен очрашалар, кызыклы бәйгеләр оештыралар, яшьлек елларын искә төшерәләр. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә дә зур өлеш кертәләр, үз балаларына, оныкларына да матур үрнәк күрсәтеп, аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә тырышалар. Бәйрәм алды көннәрендә без аларның һәркайсына чиксез рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез, иминлек һәм ныклык телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев