Мәгариф бүлеге үз ветераннарын хөрмәтләде
.
Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Мәгариф бүлеге коллективы да үзләрендә озак еллар хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан элеккеге хезмәттәшләрен бәйрәм табынына җыйды. Гомумроссия мәгарифе һөнәри берлегенең Сарман территориаль оешмасы рәисе Илдар Һадиевның әйтүенчә, мәгариф бүлегендә хезмәт куйган ветераннар бүгенге көндә – 15. Бәйрәмдә катнашучылар бергә эшләгән еллар истәлекләре белән уртаклаштылар, илгә-көнгә иминлек теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев