САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлиллеләр елга йомгак ясадылар

Бүген Җәлил поселогы Мәдәният сараенда гражданнар җыелышы үткәрелде.

Җәлил муниципаль берәмлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов анда катнашучыларны узган ел башкарылган эшләр һәм агымдагы елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Җәлил хастаханәсенең баш табибы Марат Ямалетдинов шулай ук хастаханәдә узган ел башкарылган эшләргә тукталды. Җәлил участок урманчылыгы урманчысы Рузилә Илһамова быелгы янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләрен яктыртты. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның узган елгы социаль-икътисадый тормышы, башкарылган эшләр турында сөйләде. Соңыннан төрле тармакта тырыш хезмәт куючы алдынгылар бүләкләнде.
Җыелыш эшендә район Советы депутаты, “Татнефть” берләшмәсе генераль директоры киңәшчесе Малик Каюмов, “Җәлилнефть” идарәсе начальнигы Рәис Әхмәтшин катнаштылар.
Җыелышта катнашучылар шулай ук Татарстанда Цифрлаштыру елына һәм Россия Федерациясендә Мәдәни мирас елына багышланган күргәзмә белән таныштылар.


Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев