Җәлилдә көзге ярминкә узды
Хәбәрләр

Җәлилдә көзге ярминкә узды

Кичә бистәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.

 Районның авыл җирлекләре, эшмәкәрләре, агрофирмалар хуҗалыкларда җитештерелгән продукция белән сәүдә иттеләр. Халык сөт-катыгын, каймагын купләп алды. Мөгезле эре терлек, сарык ите сату нокталарыннан да кеше өзелмәде. Ярминкәдә хәтта тере куян да сатып алырга мөмкин иде, суелганы да бар иде. Яшелчә-җимешнең җаның теләгәне тәкъдим ителде.
Тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.


Нет комментариев