Ләкедә авыл тарихына багышланган музей булачак
.
Авыл җирлегендә узган җыенда, халык исеменнән чыгыш ясап, ветеран укытучы Петр Петров авыл тарихы, аның уңган кешеләре тормышына багышланган экспонатлар тупларлык һәм музей итеп оештырырлык мөмкинлек тудыру тәкъдиме белән чыкты. Дөрес, бүгенге көндә авылда музей бар һәм ул мәктәпнең бер кабинетында урнашкан. Җитәкчеләр шуны киңәйтергә тәкъдим иттеләр. Бүгеннән әлеге эш башланачак. Авыл, район халкы ярдәме белән киләчәктә бай тарихлы экспонатлар, мәгълүматлар тупланыр, дигән ышаныч бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев