Көзен армиягә киткән егетләребез кайта башладылар  +ВИДЕО
Хәбәрләр

Көзен армиягә киткән егетләребез кайта башладылар +ВИДЕО

.

Кичә Сарайлы авылы егете Ленар Гыйльфанов, хәрби хезмәтен тутырып, туган авылына кайтты. Аны якыннары, дуслары, туганнары, авылдашлары сөенеп каршы алдылар. Бигрәк тә әнисе Рәзилә белән Нәзирә әбисе нык сагынганнар үзен.
- Санкт-Петербург янындагы Луга шәһәрендә хезмәт иттем. Кәүҗияк егете Илназ Фәизов белән бер көнне киттек, бер частьтә хезмәт иттек, роталар гына аерылды, - диде Ленар.
Сарайлы мәктәбендә 9 ел укыганнан соң, Ленар Әлмәт политехника техникумында белем алган. Без егетләрне исән-имин кайтулары белән тәбрик итәбез һәм киләчәк тормышларында уңышлар телибез.

 


Нет комментариев