САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күтәмәле авылында административ бина ачылды

Бүген Яңа Имән авыл җирлегендә шатлыклы зур вакыйга булды.

Күтәмәле авылында "Җирлек башкарма комитеты бинасы төзелеше" республика программасы нигезендә төзелгән административ бина ачылды. Тантанада республиканың муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның почетлы гражданы - күренекле нефтьче, җирлекнең үсешенә зур өлеш керткән Миргазыян Таҗиев катнаштылар. Бәйрәм чарасына авыл халкы, районның җирлек башлыклары да чакырулы иде. Иң элек тантанада катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Республика җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясаган Әгъзам Самат улы да изге теләкләрен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев тә республика, район җитәкчелегенә, авыл халкына үз сүзен әйтте. Ветеран укытучы Гөлүсә Маликова авылдагы уңай мохит хакында сөйләде. Кызыл тасма киселүгә, барысы да бинага уздылар, аның иркен матур бүлмәләрен карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев