САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кулланучылар белгечләр белән очраштылар

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы үсеш һәм эчке базарны координацияләү бүлеге начальнигы Евгения Чернова һәм бүлек консультанты Раушания Бәдртдинова Сарманга килделәр.

 Алар үзәк китапханәдә, күпфункцияле үзәктә булдылар, район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Эльмира Ибраһимова белән очраштылар. Аннан белгечләр Сарман гимназиясенең ике 9 сыйныф укучылары белән кулланучылар хокуклары турында дәрестә үткәрделәр.
Евгения Александровна исеменә ике райондашыбыздан мөрәҗәгать кергән иде. Ул аларның хокукларына бәйле сорауларына җавап бирде, туган мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев