Хәбәрләр

"Кояшкай"лылар редакциядә кунакта булдылар

Тәрбиячеләре Эльмира Сабитова һәм Рәйсә Гатауллина белән уртанчылар төркеме балалары матбугат үзәгендә кунакта булдылар.

- Көзге табигатьне күрергә Ял паркына килдек, яфраклар җыйдык, - ди Эльмира апалары.
Балаларны бар нәрсә кызыксындыра: алар,үзәкне карап йөргәндә, сорауларны күпләп бирделәр. Рәсемнәр бәйгесе җиңүчесе Шамил Мөгыйнов матбугат үзәгенең Дипломын һәм истәлек бүләкләрен алды.


Нет комментариев