"Кояшкай"да Питрау үтте + ВИДЕО
.
Туган якка, милләтенә мәхәббәтне бала тугач та әти-әнисеннән тоя башлый. Бишек җырлары көйләгән әбекәйләр дә баланың тәүфыйклы булып үсүен телиләр. Гаиләдә алган тәрбия балалар бакчасында ныгытыла. Төрле уеннар, җыр-биюләр аша эстетик яктан үсә генә бала.
- Төркемебездә үзара дуслык, милли бәйрәмнәргә хөрмәт тәрбияләү йөзеннән, Питрау уздырдык. Балалар белән аның йолаларын барладык, бергәләп күңел ачтык, - диләр тәрбияче апалары Эльмира Сабитова белән Гөлшат Насыйбуллина.
Автор: Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев